news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразиев татар оешмалары җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ачыклык кертте

Милли Шура рәисе иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген финанслауның башка ысулларын эзләргә кирәклеген әйтте.

Шәйхразиев татар оешмалары җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ачыклык кертте
Рамиль Гали/архив

(Ростов-Дон, 18 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ачыклык кертте. Бу хакта сөйләшү Шәйхразиевның Ростов-Дон шәһәрендә Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларында эшләүче татар оешмалары җитәкчелеге белән очрашуы барышында булды.

"Татар иҗтимагый оешмаларын төбәк җитәкчелеге куәтләп торса да, проблемаларыбыз күп. Башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә моны раслар дип уйлыйм. Безнең оешмабыз ярлы, бөтен эш иҗтимагый оешма җитәкчесенә йөкләнә. Шуңа минем тәкъдимем бар - иҗтимагый оешмалар җитәкчелегенә хезмәт хакы түләп булмас микөн?" - дип мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразиевка Төньяк Осетия-Алания татарлары җәмгыяте рәисе Нурислам Галимов.

"Алдан ук кисәтим: хезмәт хакы булмаячак. Берегезгә бирсәк, башкаларга да бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә эзләгез, эшләгез - грантлар алырга, меценатлар белән эшләргә кирәк", - дип аңлатты Шәйхразиев. Ул өлкә һәм шәһәр грантларына игътибар итәргә өндәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100