news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразиев: ТАССРның 100 еллыгын чит өлкәләрдә яшәүче татарлар да бәйрәм итте

Татарстан премьер-министры урынбасары чит төбәкләрдә яшәүчеләрнең Татарстан флагына карата булган хисләрен тасвирлады.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар конгрессының ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Милли Шура рәисе, Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев 2020 елның төп вакыйгаларының берсе дип Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итүне атады һәм бу вакыйганың чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен мөһим булуын искәртте.

«Һәрбер чит өлкәдә, чит илдә яшәгән татар кешесенә Казан шәһәре, Татарстан — туган җир, аның туфрагы. Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан без Татарстан флагы белән һәр федераль округны үттек», — диде Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе чит төбәкләрдә яшәүче татарларның бу очрашуларны көтеп алулары турында сөйләде. «Очрашулар вакытында залда безнең флаг чыккач, кешеләр зур горурлык, рухлану кичерде. Күңелләре тулып, күзләреннән яшьләр чыккан мизгелләр дә күп булды», — диде ул.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә оештырылган Татарстан флагы эстафетасы быел Улан-Удэдан башланып, Находкадан Калининградка кадәр барып җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100