news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразиев төбәкләрдә мөселман зиратлары булмау мәсьәләсен ничек хәл итеп булуын әйтте

Əгәр христиан зиратларында мөселманнарны җирләү өчен сектор сорасагыз, проблема бер көндә хәл ителергә мөмкин, диде ул.

Шәйхразиев төбәкләрдә мөселман зиратлары булмау мәсьәләсен ничек хәл итеп булуын әйтте
архив/Михаил Захаров

(Ростов-Дон, 17 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев мөселман зиратлары булмаган Россия төбәкләрендә мөселманнарны җирләү проблемасын хәл итү ысулын аңлатты. Ул христиан зиратларында мөселманнар өчен сектор сорап булуын әйтте.

Мөселман зиратларына җир бүленмәү проблемасының кискенлеге аеруча Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларында сизелүен Краснодардагы татар милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Вәлит Рәхмәтуллин әйтте. Сөйләшү Ростов-Дон шәһәрендә булды, биредә бүген Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округлары татарлары Татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу өчен җыелды.

"Зират өчен җир алу - бик четерекле һәм озак вакыт, дистә еллар таләп итә торган процесс. Əгәр христиан зиратларында мөселманнарны җирләү өчен сектор сорасагыз, проблема бер көндә хәл ителергә мөмкин", - диде Васил Шәйхразиев. Ул кайбер төбәкләрдә бу мәсьәләнең шул рәвешле чишелүен әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100