news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразиев: Илһам Шакиров исемендәге концерт залының шәһәрдән читтә урнашуы уңайлы

Хәзерге вакытта шәһәр үзәгендә урнашкан залларга концертка килгән кешеләр машиналарын кая куярга белмичә уңайсызлыклар кичерә, диде ул.

Шәйхразиев: Илһам Шакиров исемендәге концерт залының шәһәрдән читтә урнашуы уңайлы
Михаил Захаров

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Илһам Шакиров исемендәге концерт залының шәһәрдән читтә, KAZAN EXPO янында урнашуын хәзерге заман күзлегеннән караганда уңайлы булуын әйтте.

“Хәзерге вакытта шәһәр үзәгендә урнашкан залларга концертка килгән кешеләр машиналарын кая куярга белмичә уңайсызлык кичерә. Кайвакыт, машинаны 1-2 километр читтә калдырып, 30-40 минут җәяү килергә туры килә. Аэропорт янында исә “бөкеләр” юк, шәһәр уртасыннан анда 20 минутта барып җитәргә була, концерт залы янында зур стоянка бар. Районнардан килгән кешеләргә дә бу уңайлы”, - дип аңлатты Шәйхразиев.

Яңа концерт залының аэропортка якын булуы да уңайлылык тудыра, диде ул. “Казаннан чыгып киткәндә яки китәр алдыннан концерт залына кереп, концерт карап булачак. Мәсәлән, Уфаданмы, Чиләбедәнме, Барнаулданмы очып килеп, концерт карарга мөмкин.

Вице-премьер, Илһам Шакиров исемендәге залда чаралар булганда, автобуслар белән логистик чишелеш оештыру мөмкин булачагын әйтте.

  • Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залы рәсми рәвештә бүген ачыла, әлеге залда Туган тел көне уңаеннан тантаналы чара узачак. Зал 3000 кеше сыйдырышлы.
  • Яңа төзелгән концерт залына мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров исемен бирү турында быел 18 гыйнварда артист белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100