news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхетдинов: Югары уку йортлары студентның эш урыны һәм хезмәт хакы буенча бәяләнәчәк

Бүген цифрлаштыру һәм IT буенча «Яңа белем» онлайн-марафонында фикер алышалар.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында белем бирү сыйфатын чыгарылыш сыйныф укучыларының эшкә урнашу тизлеге һәм аларның хезмәт хакы буенча бәяли башлаячаклар. Мондый система буенча беренче бәяне өч елдан соң хезмәт базарына көчәйтелгән «цифрлы» компонентлы белем бирү программасын үзләштергән беренче чыгарылыш булгач үткәрәчәкләр. Бу хакта «Яңа белем» марафонында Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

«Беренче чыгарылыш укучылары өч елдан соң барлыкка киләчәк. Без программаның [цифрлы технологияләр буенча көчәйтелгән компонент белән] һәм нинди югары уку йортларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвен исәпләп чыгарачакбыз. Проектның һәр детале: чыгарылыш сыйныф укучысының эшкә урнашу тизлеге, аның хезмәт хакы, кайсы индустриягә килүе һәм алга таба нәрсә эшләячәге исәпләнәчәк», - дип искәртте Шәйхетдинов.

Югары мәктәпнең нәтиҗәлелеген исәпkәүдә көнбатыш моделен үзләштерү күздә тотыла, чөнки ул ил икътисадының яңа кадрларга «җавабын» исәпкә ала, диде спикер.

Исегезгә төшерәбез, бүген цифрлаштыру һәм IT буенча «Яңа белем» онлайн-марафонында фикер алышалар. Алар арасында «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис Университетының автоном транспорт системалары лабораториясе җитәкчесе Сәлимҗан Гафуров, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар бар. «Татарстан» ДТРК студиясе трансляция мәйданчыгы булды. Марафонга сайтта теркәлмичә дә бушлай кушылырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100