news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхетдинов: Вероника Кудерметова Токиода Олимпиадада Татарстанны тәкъдим итәчәк

Вероника Кудерметова Олимпия командасы составында Татарстан спортчысы буларак чыгыш ясаячак

Шәйхетдинов: Вероника Кудерметова Токиода Олимпиадада Татарстанны тәкъдим итәчәк

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Татарстанның спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына теннисчы Вероника Кудерметова белән булган хәлләрне шәрехләде.

Казанда туган 24 яшьлек Вероника Кудерметова Токиода узачак Олимпиадада катнашу өчен Россия Олимпия командасы составына эләккән һәм башта Россия Спорт министрлыгы документлары буенча Мәскәүне тәкъдим итәргә тиеш булган. Әмма соңыннан Кудерметованың Олимпия командасы составында Татарстан спортчысы буларак чыгыш ясаячагы билгеле булды.

«Татарстанны тәкъдим итү — Верониканың һәм аның тренерының теләге. Ул Казанда туган һәм аның «Татнефть»белән спонсорлык контракты бар. Президент Шамил Әнвәр улы Тарпищев җитәкчелегендәге Россия Теннис федерациясе дә моңа каршы килмәде. Бу барлык яклар белән килешенгән карар һәм, минемчә, дөрес карар. Бу мәсьәлә буенча бездә бернинди каршылыклар да булмады, — дип сөйләде Шәйхетдинов.

Шулай итеп, Токиода узачак уеннарда Россия Олимпия җыелма командасы составында Татарстан Республикасының 22 вәкиле чыгыш ясаячак. Алар арасында теннисчы Вероника Кудерметова һәм узган сезонда Яңа Уренгойдан «Факел» өчен чыгыш ясаган, әмма чемпионат тәмамланганнан соң «Зенит-Казан»га күчкән волейболчы Дмитрий Волков та бар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100