news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ш.Яһудин: “Халыкны җәмәгать тәртибен саклауга тарту эше билгеле бер системага салынган”

Бүген ТР Дәүләт Советында гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турындагы законнарны тормышка ашыру турында сөйләштеләр

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Заманча этапта Россия, шул исәптән Татарстан да гражданлык җәмгыяте институтларыннан башка яши алмый. Җинаятьчелек белән хокук саклау органнары гына түгел, бөтен җәмәгатьчелек көрәшергә тиеш. Ник дигәндә, хокук саклау органнары хокук бозуларның нәтиҗәләрен юкка чыгару белән генә шөгыльләнә, шул ук вакытта профилактика эшләре алып бару, җинаятьчелеккә китерә торган сәбәпләрне “тамырыннан корыту” мөһим”. Әлеге мәсьәләне чишүгә комплекслы якын килергә кирәк. Әгәр бу эшне системалы рәвештә алып барсак, җинаятьчелек кимер дип уйлыйм, - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин.
Аның сүзләренчә, гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турындагы законнарны тормышка ашыруга бәйле мәсьәлә дә көн тәртибендә тора. Чөнки кешеләрнең актив гражданлык позициясе булганда гына, җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шакир Яһудин белдергәнчә, республикада халыкны җәмәгать тәртибен саклауга тарту эше билгеле бер системага салынган. Сүз дә генә түгел, гамәлдә дә эш күрсәтү максатыннан, “Татарстан Республикасында гражданнарның җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашуы турында” закон кабул ителде. Ул дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының хокук тәртибен саклау өлкәсендәге вәкаләтләрен билгели.
Бүгенге көндә урыннарда халык дружиналары һәм иҗтимагый пунктлар 42 мең кешене берләштерә. Дүрт меңнән артык җәмәгать берләшмәсе булышлыгы белән 5500 җинаять ачылган, 3400дән артык хокук бозучы тоткарланган. Ш.Яһудин “Түбән Кама нефтехим”, Яр Чаллыдагы “Солерс” предприятиеләре хезмәткәрләреннән тупланган халык дружиналарының актив эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте. Узган елда “Түбән Кама нефтехим”да бу максатларга 1 млн. 700 мең сум акча бүлеп бирелгән, “Солерс”та исә иҗтимагый хезмәтне оештыру өчен каралган чаралар файдаланылган.
Шакир Яһудин фикеренчә, тәртип саклауның мондый формалары булу халык һәм хакимият арасында бәйләнешләрнең ныклыгын күрсәтә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы урынбасары Василий Соколов, иҗтимагый берләшмәләр ярдәме белән, гомуми җинаятьчелекнең кими баруын ассызыклап үтте. Ул шулай ук шәхси сак предприятиеләренең дә тәртип саклау эшенә тартылуын билгеләп үтте. Бу предприятиеләр тарафыннан 111 махсус төркем оештырылган. Мондый берләшмәләр милиция белән берлектә эшли һәм бүгенге көнгә аларның булышлыгы белән 138 җинаять ачылган, 2 меңнән артык кеше җаваплылыкка тартылган. Министрлык тарафыннан “Җәмәгать тәртибен саклаган өчен” билге гамәлгә куелган. В.Соколов фикеренчә, җәмәгать тәртибен саклау белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәте зур әһәмияткә ия, шуңа күрә аларның эшчәнлеге турында халыкка белдереп торырга кирәк.
Билгеле булганча, халык дружиналарының эше иҗтимагый нигездә алып барыла. Аларның хезмәте өчен түләү, өстәмә яллар һәм премияләр бирү үзләре эшләгән предприятиеләр өстенә төшә. Бу нисбәттән оешмаларны кызыксындыру зарур дип саный Ш.Яһудин. Ул җитәкләгән комитет алга таба бу мәсьәләне күтәреп чыгарга уйлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot