news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәрык телләре буенча республика олимпиадасына йөздән артык укучы җыелды

Олимпиада нәтиҗәләре 12 гыйнварда игълан ителәчәк.

Шәрык телләре буенча республика олимпиадасына йөздән артык укучы җыелды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген "Дуслык" сәләмәтләндерү һәм белем бирү комплексында шәрык телләре буенча республика олимпиадасының соңгы этабына 107 мәктәп укучысы җыелды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиадада 9 - 11 сыйныф укучылары катнаша. Алар муниципаль ярышларда призер һәм җиңүче булган. Шулар арасында 20 бала гарәп теле һәм 87 төрек теле буенча белемен сыный.

Жюри составында Россия ислам университеты, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты галимнәре катнаша.

Олимпиада нәтиҗәләре 12 гыйнварда игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot