Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Шәрык” клубында “Мәгърифәт кичәсе”
“Шәрык” клубында “Мәгърифәт кичәсе”
(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 10 март көнне Казанда “Мәгърифәт кичәсе” дип исемләнгән очрашу була. “Шәрык” интеллектуаль клубы тарафыннан оештырылучы кичәнең программасында “Ел татарлары” интернет-бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә булачак. Кичәнең кунагы — бу көннәрдә 70 яшьлеген билгеләп үткән Ижау мәгърифәтчесе Фәнүс Газиулла.
Мәгълүм булганча, “Шәрык” клубы 1907 елның 1 декабрендә оеша һәм татар дөньясында беренче башлап оешкан клуб шушы була, аның үрнәгендә башка урыннарда да клублар ачылганлыгы билгеле. Революциядән элекке чорда “Шәрык” клубы татар яшьләре өчен үзенә бер мәдәният үзәгенә әверелә.
Әйтергә кирәк, бездә беренче театр мәктәбе ролен уйнаган “Сәйяр”нең иҗат студиясе дә, татар яшьләренең үзара очрашып, фикер уртаклаша торган урыннары да биредә була. Берничә ел элек әлеге тарихи оешма татар журналистлары Амил Нур, Рәфис Җәмдиханов, Алия Сабирова тарафыннан кабаттан торгызылды һәм ул янә, элекке максатына тугры калып, татар яшьләрен үзенә туплый, үзара фикер алышырга чакыра.
Кичәне оештыручылар — Рәфис Җәмдиханов белән Амил Нур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз