news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Шәрык” клубы Хәтер көненә багышланган чаралар уздыра

Бүген биредә ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов белән очрашу узачак

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). “Шәрык” татар яшьләре клубы милли җанлы депутатларны үз итә. Бүген биредә ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов белән очрашу узачак. Чараны оештыручыларның берсе Азат Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, милләт, дин һәм дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр очрашуда күтәреләчәк төп темалар булачак. Әлеге очрашу “Шәрык” клубында Хәтер көне алдыннан оештырылучы чараларның берсе. Якын араларда татар яшьләре клубында күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклеләре, Дәүләт Советы депутатлары Туфан Миңнуллин белән Разил Вәлиевне дә көтәләр.

Иртәгә клуб активистлары “Үзебез” хәрәкәте һәм Татар яшьләре форумы белән Хәтер көненә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында катнашачак. Шимбә көнне “Шәрык”та “Хәтер яңарту” дигән кичәгә әзерләнәләр.

Октябрь аеннан “йорт” форматында эшли башлаган “Шәрык” клубыннан хәзер “Фикер”, “Иҗат”, “Күчмә утырыш” кебек үзара ярышып эшли торган яңа клублар үсеп чыкты. Биредә гарәп, төрек теле дәресләренә дә укучылар туплана башлаган. Клубның рәсми сайты Аралаш.ру хәбәр итүенчә, татар кызлары өчен махсус клуб оештырырга теләк белдерүчеләр дә бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100