news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәрык белгече дин белән милләт төшенчәләрен бутамаска өндәде

Анна Беликова журналистларны бу төшенчәләрне кулланганда профессиональ яктан белемле булырга чакырды.

Шәрык белгече дин белән милләт төшенчәләрен бутамаска өндәде
Салават Камалетдинов

(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шәрык белгече, Мәскәү дәүләт университетының өлкән мөгаллиме Анна Беликова фикеренчә, дин белән милләт төшенчәләрен бутау профессиональ яктан дөрес түгел.

«Дини традиция һәм милләт традициләре бар. Аларны бутамасыннар иде. Кеше милләтен, ата-бабаларын, килеп чыгышын, шәҗәрәсен, бабабалары нинди дин тоткан — шул белешмә белән кызыксынырга тиеш. Әмма кешегә милләтең турында белмисең, дип бәйләнү дөрес булмас», — диде ул.

Анна Беликова үзеңнең килеп чыгышың белән горурланырга кирәк диде.

«Милләт белән динне бутау — белемсезлек. Журналист бу ике төшенчәне төгәл аера белергә тиеш. Мәсәлән, нәүрүзне мөселман бәйрәме дип язу зур хата булыр иде. Халыкка дөрес булмаган мәгълүмат таратырга ярамый», — диде ул журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курсларында.

Аның сүзләренчә, этник һәм дини факторларның чиген билгеләү авыр. «Катгый чикне аерып куеп булмый дип саныйм. Этник милли үзенчәлекләр бар, ул дини факторлар белән дә бәйле. Шуны истә тотарга кирәк», — дип аңлатты белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100