Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шәһәрне чистарту буенча 5 октябрьдә башланачак ун көнлеккә 17сендә өмә нокта куячак
Куаклар һәм агачлар быел былтыргы күләмдә Универсиада объектларының берсеннән икенчесенә күчү маршрутлары буенча утыртылачак
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда быел рөхсәтсез урында хасил булган 250 чүплекнең хәзер 32се әле дә шул килеш, тагын 13ен бетерү буенча эшләр дәвам иттерелә, ләкин бетерелгәннәре урынында янә барлыкка килгән очраклар мәгълүм. Чүп-чар кар астында язгача калмасын өчен, санитар чистарту буенча шәһәр күләмендә 5 октябрьдән ун көнлек үткәрелә. Бүген башкала җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәрне тышкы матурлау-бизәү комитеты башлыгы Роза Җаббарова шул хакта игълан итеп, ун көнлек 17сендә гомумшәһәр өмәсе белән тәмамланачак, дип белдерде. Чүп-чар исә ул көннәрдә «Самосырово» полигонында озайтылган көн режимында ял көннәрендә дә кабул ителә, 17се көнне – бушлай.
Куаклар һәм агачлар быел былтыргы күләмдә Универсиада объектларының берсеннән икенчесенә күчү маршрутлары буенча утыртылачак, үсентеләр әзер һәм утыртырга теләгән предприятие һәм оешмалар, казанлылар үз районнарындагы коммуналь хуҗалык бүлекләренә алдан мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз