Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәрипов: Дәүләт телен мәҗбүри өйрәнергә кирәкме дигән сорауны кую хатага илтә торган гамәл
Басып торучылар утырачак, утырып торучылар ятачак, ятканнар йокыга да китәр, хәлне бу дәрәҗәгә җиткермәскә иде, ди Халыклар дуслыгы йорты директоры.
(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Татар телен, дәүләт телен мәҗбүри өйрәнергә кирәкме, ирекле булса да ярыймы, дигән сорауны кую ул үзе үк хатага илтә торган бер гамәл. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов шундый фикердә. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында билгеләп үтте.
"Дөньядагы иң күренекле сәясәтчеләрнең берсе, дәүләт җитәкчеләренең берсе Уинстон Черчилльнең (бу бәлки иң уңышлы кешеләрнең берсе булгандыр) бер цитатасын китерәсем килә. Аннан сораганнар: “Сез ничек шулай уңышлы кеше була алдыгыз? Ничек шулай озак яши алдыгыз?” дип, аның җавабы: “Я никогда не стоял, когда можно было сидеть”.
Бу кешелек психологиясен чагылдыра, ди Ирек Шәрипов. Аның фикеренчә, әгәр дә утырып торырга мөмкин икән, бер кеше дә басып тормаячак, әгәр ятып торырга мөмкин икән, бер кем дә утырып тормаячак. Кеше үзенең гамәлләрен һәрвакыт оптимальләштерә.
"Әгәр дә татар телен өйрәнергәме-юкмы дигән сорауга дәүләт үзе үк өйрәнсәң дә ярый, өйрәнмәсәң дә ярый дип әйтеп торса, әлбәттә, басып торучылар - утырачак, утырып торучылар - ятачак, ятканнар йокыга да китәр, хәлне бу дәрәҗәгә җиткермәскә иде", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз