news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәрип Шәймиев музеенда 2017 ел Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде

Актаныш районында 2017 ел "Кече Ватан елы" дип игълан ителгән иде.

(Актаныш, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Тимерова). Минтимер Шәрип улы туган көнне, 20 гыйнварда, “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда И.Цыбульский һәм Н.Шәйдуллина авторлыгында иҗат ителгән “ЖЗЛ. Минтимер Шаймиев” китабының тәкъдим итү кичәсе булды.

Гыйнвар ае Актаныш районында «Горурлык ае» дип игълан ителгән иде.

“Дөрестән дә, горурланырлык якташыбыз, авылдашыбыз бар”, - дип белдерде Шәрип Шәймиев музей-йорты” җитәкчесе Гөлназ Фаил кызы Гыйбадуллина. Музей кысаларында уздырылачак чаралар, күчмә күргәзмәләр, һәртөрле очрашулар Минтимер Шәрип улының тормыш юлын, киңкырлы эшчәнлеген өйрәнүгә юнәлтеләчәк, диде ул.

Минтимер Шәймиевнең юбилеена әзерлек үткән елның декабрь аеннан ук башланды. Музей фондында сакланучы фоторәсемнәрдән торган “Гасырларга берәү генә туа” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Мәскәүнең “Мир” ДТРК журналистлары Минтимер Шәймиев туып-үскән авылга кайтып, шул чорда яшәгән шәхесләр, мәктәп укучылары белән очрашып, музейда сюжетлар төшерделәр.

Кичә якты хатирәләр, М.Ш.Шәймиевнең республика, ил тормышында, дөньякүләм тоткан ролен искә алу һәм юбилярга карата ихлас теләкләр белән үрелеп барды. Һәм, ахырдан, Минтимер Шәрип улының аеруча ярата торган ризыклары - олы апасы Дөргалия әбекәйнең ысулы буенча пешерелгән тәбикмәк, чәк-чәк, кош теле белән чәй табыны артында әңгәмә дәвам итте.

Истәлекле чарада “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызларының Актаныш районы бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Галимҗанова, Пучы авыл җирлеге җитәкчесе Нияз Нуртдинов,  Нур Баян хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Әсләм Зарипов, мәдәният йорты җитәкчесе Фәйрүзә Нигъмәтуллина  һәм Пучы авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Загертдинова  катнаштылар.

“Музей-йорт, 1930 еллардагы колхозлашу елларында оешкан “8 март” исемендәге күмәк хуҗалыкны 26 ел дәвамында җитәкләгән Шәрип Шәймиевнең якты истәлегенә багышлап, 2005 елда ачыла. Шаһимөхәммәд карт нигезендә Шәрип Шәймиевнең 1954 елда үз куллары җиткереп кергән йортны музей итүне Дөргалия Шәрип кызының төпчек улы Илшат Шәех улы Фәрдиев үз өстенә ала.

“Шәрип Шәймиев музей-йорты” 2011 елдан Мәдәният министрлыгының “ТР Актаныш районы Туган як музее” филиалы буларак эшчәнлеген дәвам итә.

Музей-йортның гомуми фондында мемориаль 565 экспонат теркәлгән. Узган 2016 ел нәтиҗәләре буенча, ел дәвамында музей белән  3027 кеше танышкан.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100