news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәрифуллиннар гаиләсенең Менделеевски химия заводындагы хезмәт стажы 1729 ел тәшкил итә

Менделеевскида “Хезмәт династиясе – гаилә кыйммәтләре мәктәбе” социаль проекты гамәлгә ашырыла

(Казан, 8 октябрь, “Татар–информ”). Менделеевскида “Хезмәт династиясе – гаилә кыйммәтләре мәктәбе” социаль проекты гамәлгә ашырыла. Ул районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән һәм “Иҗтимагый инициатива” республика конкурсына тәкъдим ителгән. Иң күп балл җыеп, проект 40 мең сум күләмендә грант алган.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге акча методик әдәбият, “Ориентир” психодиагностик һөнәри ориентация методикасы, компьютер, төсле принтер һәм цифрлы фотоаппарат сатып алуга сарыф ителгән. Шулай ук “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ музее архивы һәм шәһәрнең архив бүлеге материаллары белән эш башкарылган.
Күптән түгел генә 140 ел тулган предприятиедә химикларның тулы бер династиясе, барлыгы 50 дән артык хезмәт династиясе эшли. Шәрифуллиннар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы 1729 ел тәшкил итә. Районның хезмәт династияләре турында алынган мәгълүмат буклетлар чыгару, гаиләләрнең нәсел агачын төзүдә файдаланылган.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында “Берег Надежды” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт династиясе вәкилләренең кыен хәлдә калган һәм социаль–тернәкләндерү бүлеге шартларында реабилитация узучы гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр белән тематик очрашулары үткәрелгән. Шулай ук гаилә спорт бәйрәме, “Гаилә династияләре” дигән күргәзмә оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100