news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәрифуллин: Хайваннар катнашында циркны тыярга тәкъдим итүчеләр белән килешмим

Казан циркы директоры сүзләренчә, бүген дрессировщиклар хайваннарга гуманлы карашта һәм аларны гаилә әгъзалары кебек күрә.

 (Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин манежда хайваннар белән чыгыш ясауны тыю яклы зоояклаучылар белән килешмәвен әйтте. Ул бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. 

«Мин зоояклаучылар белән килешмим. Филләрне карый торган мин белгән хезмәткәрләр маллардан тузанны гына какмый, алар өчен хайваннар гаилә әгъзалары кебек. Алекс Гертнер үз хайваннарына бик яхшы карый, Серж Гулевич та — гуманлы дрессура тарафдары», — диде ул.

Әңгәмә барышында цирк директоры Казанда филләр белән булган вакыйга турында искә төшерде. Ул Гулевич кырыс дрессировщик булган очракта, филләрнең «мәхәббәт өчпочмагы» килеп чыкмаган да булыр иде, диде.  

«Кешеләр интернетта халык белән манипуляция алымнары эшли, болар барысы да аңлашыла һәм күренә. Бу хакта беркем дә дәшми һәм хайваннарны яклау белән аклана», — дип белдерде Шәрифуллин.

Шул ук вакытта ул хайваннарны тоту шартлары коточкыч булган күчмә зоопаркларга кискен каршы булуын әйтте. «Стационар циркларда без билгеләнгән барлык нормаларны һәм кагыйдәләрне үтибез, контроль бар», — дип нәтиҗә ясады цирк директоры.

Интервьюның тулы версиясе Sntat.ru сайтында урнаштырыла. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. 

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100