news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал премиясенә Айзилә Абдрахимова һәм Лилия Муллагалиева лаек булды

Күренекле язучы Шәриф Камал исемен йөрткән премия «Чәчмә әсәр» һәм «Тәрҗемә» номинацияләре буенча Татар китабы йортында тапшырылды.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә быел Айзилә Абдрахимова һәм Лилия Муллагалиева лаек булды.

Күренекле язучы Шәриф Камал исемен йөрткән премия «Чәчмә әсәр» һәм «Тәрҗемә» номинацияләре буенча Татар китабы йортында тапшырылды. Җиңүчеләргә премияләрне ТР Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина һәм халык шагыйре Разил Вәлиев тапшырды.

Айзилә Абдрахимовага премия «Чәчмә» әсәр номинациясендә бирелде, Лилия Муллагалиева Шәриф Камал хикәясен инглиз теленә тәрҗемә иткән иде. «Чәчмә әсәр» номинациясендә Айзилә Галиева, «Тәрҗемә» номинациясе буенча Илаида Ашит кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Оештыручылар әйтүенчә, кабул ителгән эшләр арасында хикәяләр өстенлек иткән. «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә рус, төрек, инглиз, алман, гарәп, белорус, украин, япон, испан, корея, япон теленнән тәрҗемә эшләре килгән.

Җиңүчеләрне, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, әлеге премияне гамәлгә кую идеясе белән чыккан Луиза Янсуар, жюри әгъзасы булган халык шагыйре Разил Вәлиев һәм Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин котлады.

«Шәхескә багышланган әдәби конкурслар аерым бер шәхеснең иҗатын популярлаштыру гына түгел, татар әдәбиятын популярлаштыру, аны баету, яшьләргә илһам һәм дәрт бирү», — диде Гүзәл Сәгыйтова.

«Бу конкурсның яшьләрнеке булуы сөенеч. Миңа бу яшьләрнең туган телгә мөнәсәбәтен күрү сөенечле булды. Билгеле, бөтен әсәрләр дә камил була алмый, ләкин алар туган телнең нечкәлекләрен ачарга омтылалар», — диде Разил Вәлиев.

Ул уртак кимчелек итеп яшь иҗатчының сюжет төзи белмәвен, аның тәҗрибә белән килүен әйтте. Разил Вәлиев яшьләрне ихлас булырга чакырды һәм үҗәтлек кирәклеген ассызыклады.

«Без бу бәйгедә катнашучыларның әсәрләрен бәяләгәндә дә Шәриф Камалның киң колачлы иҗатын күз уңында тоттык. Ул кешеләргә булган позициясен бик анык белдергән шәхес», — диде Луиза Янсуар.

Ул бәйге катнашучыларына Мөдәррис Әгъләм сүзләре белән теләкләрен җиткерде: «Иҗатта син һәрвакыт кечкенә генә сукмактан башлыйсың, ләкин телисеңме-теләмисеңме — зур магистральгә чыгарга туры килә. Сезне магистральләр көтсен!», — диде.

Соңыннан Шәриф Камал музее-Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин җиңүчеләрне Шәриф Камалның эш өстәле торган бүлмәсенә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100