Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәриф Камал премиясе булдырыла
Шәриф Камал премиясе булдырыла
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Шәриф Камал музее гыйльми советының соңгы утырышында Шәриф Камал премиясен булдыру турында сөйләшү барды. Анда шулай ук киләсе елга эш планнары да каралды.
Әлеге музейда мәктәп балаларын һәм студентларны туплаган яшь талантларны берләштерүче «Акчарлаклар» әдәби клубы эшләп килә. Шәриф Камал премиясенә шуларның иң яхшы иҗади әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Музей планында башка музейлар белән иҗади хезмәттәшлек урнаштыру һәм алар белән төрле очрашулар оештыру да каралган. Мәсәлән, февраль аенда Каюм Насыйриның тууына 180 ел тулу уңаеннан биредә аның музей хезмәткәрләре катнашында «Синең исемең мәңге калыр йөрәкләрдә» дип исемләнгән кичә уздырылачак. Апрель аенда «Тукай музее бездә кунакта» дигән уртак кичә дә оештырылачак. Ә ноябрьдә исә бирегә Салих Сәйдәшев музее хезмәткәрләре килергә тиеш.
Шәриф Камал музеенда төрле әдәби очрашулар да еш була. Киләсе елда язучы Мөхәммәт Мәһдиев истәлегенә һәм 90 яшен тутыручы җырчы Җәваһирә Сәлахова иҗатына багышланган кичәләр дә үткәреләчәк. Шулай ук татар теле проблемаларына багышланган «И туган тел» дигән җыелыш үткәрү дә күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз