news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгенең жюри әгъзалары билгеле

Яшь язучыларга Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Луиза Янсуар һәм башкалар бәя бирәчәк.

Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгенең жюри әгъзалары билгеле
Солтан Исхаков

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгенең жюри әгъзаларын атады.

«Жюри составында язучы, прозаиклар арасында Разил Вәлиев, Ландыш Әбүдарова, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова, Марат Кәбиров, Дания Заһидуллина, тәрҗемәче Алия Кәримова, шагыйрь Ленар Шәех, премиянең авторы Луиза Янсуар һәм һәм башкалар бар», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Яшь тәрҗемәчеләр Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, немец, яки төрек телләренә тәрҗемә юнәлешендә көч сынашачак. Дөрес, әгәр башка телләргә дә тәрҗемә итүчеләр булса, шул телләр буенча тагын берничә белгеч җәлеп итү каралган.

«Әлегә шушы өч тел буенча тәрҗемә итү каралган. Ләкин башка телләргә тәрҗемә итеп җибәрәләр икән, без ашыгыч рәвештә яңа белгечләр туплаячакбыз. Бер эшне өч кеше тикшерә», — диде Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең оештыру комитеты әгъзасы, Казан федераль университеты галимәсе Эльмира Хәбибуллина.

  • Татарстанда Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйге игълан ителде. Премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, алман, яки төрек телләренә тәрҗемә юнәлешендә үзләрен сыный торган 14-30 яшьтәге авторлар дәгъва итә ала. Җиңүчеләрнең әсәрләре альманах буларак басылып чыгачак. Шулай ук лауреатлар Шәриф Камалның өстәл артында имзаларын калдырачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100