news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал әдәби бәйгесе лауреатларының әсәрләре альманах итеп бастырылачак

Иҗатчы яшьләр өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия игълан ителде.

Шәриф Камал әдәби бәйгесе лауреатларының әсәрләре альманах итеп бастырылачак
Солтан Исхаков

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреатларының әсәрләрен туплап, альманах итеп бастырып чыгарырга ниятлиләр.

«Кабул ителгән эшләрне редактор белән тикшереп, альманах рәвешендә бастырачакбыз. Агымдагы ел тәмамлаганчы 2020 елда кабул ителгән әсәрләрне бастырып чыгарабыз. Аның электрон һәм кәгазь формалары була. Тәрҗемә, проза әсәрләрен дә ел саен альманах итеп бастырырга ниятлибез», — диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Шәриф Камал исемендәге II әдәби премияне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) үткәрә.

«Без яңа авторлар эзлибез, конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт», — диде Айдар Шәйхин.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, немец, яки төрек телләренә тәрҗемә юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар дәгъва итә ала. Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар катнаша ала. Катнашучылар өчен яшь чикләве: 14-30 яшь.

Проза әсәрләре дигәндә, күләме 20000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр күздә тотыла. 2 җиңүчегә диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100