news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал бәйгесе лауреаты: Яшьләр әдәбият дөньясын ничек хис итә, шулай язсыннар

Катнашучының әдәбиятка гашыйк булуын жюри әгъзалары тиз күреп ала, ди былтыр Шәриф Камал премиясенә ия булган Алинә Хәбибуллина.

Шәриф Камал бәйгесе лауреаты: Яшьләр әдәбият дөньясын ничек хис итә, шулай язсыннар
Солтан Исхаков

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2020 елда Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреаты Алинә Хәбибуллина быелгы бәйгедә катнашучыларга киңәш бирде.

«Җиңәр өчен лайфхаклар бармы икән соң ул? Һәркемнең үз юлы, язу алымы, иҗади дөньясы бит. Кешене язарга өйрәтеп, ниндидер киңәшләр биреп булмыйдыр ул. Яшь иҗатчыларга бер генә әйбер киңәш итәр идем: әдәбият дөньясын ничек хис итәләр, шулай язсыннар», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Яшь автор Алинә Хәбибуллина фикеренчә, жюри әгъзалары әдәбиятка гашыйк авторларны шундук күреп ала. «Әгәр алар, чыннан да, әдәбиятка, дөньяга гашыйк икән, бу аларның әсәрләрендә барыбер күренәчәк. Жюри әгъзалары моны, һичшиксез, күреп алачак», — диде ул.

Татарстанда Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйге игълан ителде. Анда мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар катнаша ала. Яшь чикләве: 14-30 яшь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100