news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчеләре язучының өстәл артында имзаларын калдырачак

Лауреатлар имзаларын Шәриф Камалга Дәрдмәнд бүләк иткән каләм белән куячак.

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчеләре язучының өстәл артында имзаларын калдырачак
Солтан Исхаков

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреатлары язучы, драматургның өстәл артына утырып, үзләренең автографын калдыру мөмкинлегенә ия булачак.

«Шәриф Камалның рухияте шундый. Ул — исән чагында бик күп яшь авторларга канат куйган кеше. Киләсе елда Шәриф абыйның вафатына 80 ел тула. 80 елдан соң да аның нәкъ менә шушы яшьләргә канат кую, юл ачуы дәвам итә. Ике җиңүче үз имзаларын мәңгелеккә калдыра алачак», — диде Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Айдар Шәйхин.

Аның сүзләренчә, җиңүчеләр имзаларын Шәриф Камалга Дәрдмәнд бүләк иткән каләм белән куячак. «Дәрдмәнд бу каләмне Шәриф Камалны илһамландыру өчен бүләк иткән булган. Хәзер ул яшьләрне дә илһамландыра», — диде ул.

Айдар Шәйхин әйтүенчә, Шәриф Камалның өстәленә һәм өстәл артындагы әйберләргә бер кеше дә болай гына кагыла алмый. «Ул өстәл артындагы әйберләргә музейдагы бер кеше дә болай гына кагылмый. Елга ике кеше генә — бәйге җиңүчеләре — аларга кагыла ала. Бу махсус церемония рәвешендә узачак», — диде Татар китабы йорты директоры «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Шәриф Камал исемендәге II әдәби премияне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) үткәрә.

Премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, немец яки төрек телләренә тәрҗемә юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар дәгъва итә ала. Җиңүчеләрнең әсәрләре альманах буларак басылып чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot