news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Шәһри Казанга” - 20 яшь

Башкаланың иҗтимагый-сәяси газетасы “Шәһри Казан”ның тәүге саны 1990 елның 17 августында дөнья күрде

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Башкаланың иҗтимагый-сәяси газетасы, “Татмедиа” ААҖ филиалы “Шәһри Казан”ның тәүге саны дөнья күрүгә бүген 20 ел. Халкыбыз рухи күтәрелеш кичергән 1990 елда татар телендә яңа газета чыга башлау зыялыларыбыз тарафыннан да, гади укучы тарафыннан да шатлыклы зур вакыйга буларак кабул ителде. Заманалар үзгәрүгә, бу вакыттан алып ике дистә ел узуга карамастан, газета үз кыйбласын саклап кала алды – ул бүген дә үз сүзен курыкмыйча әйтүче, милли йөзле басма булып хезмәт итә.
“Шәһри Казан”ның беренче баш мөхәррире - Хәлим Гайнуллин. Аннан соң аны төрле елларда Илдус Илдарханов, Мирсиль Әһлетдинов җитәкләде. Инде менә 3 елдан артык дүрт дистәгә якын хезмәткәрне берләштергән коллективка Мансур Мортазин җитәкчелек итә.
Шәһәр басмасы булуына карамастан, газетада авыл тормышына, биредә көн күрүчеләрнең яшәеше, проблемаларына киң урын бирелә. “Шәһри Казан”ның эчтәлеге яңа сәхифәләр, темалар белән баетыла бара. Укучыларны күпләп җәлеп итүдә газета битләрендә алар иҗатына киң урын бирелү зур роль уйный. “Торналар төшкән җирдә”, “Туган телем, иркә гөлем” конкурслары нәкъ менә алар өчен уйланылган.
Бүген басманың эчтәлеген тышкы бизәк белән баетуга да зур игътибар бирелә.”Шәһри Казан” татар телле газеталар арасында үз дизайны белән эшләүче сирәк басмаларның берсе. 2008 елда газета “Иң яхшы шәһәр” басмасы дип танылып “Бәллүр каләм”гә дә лаек булды.
“Шәһри Казан” ны аерып торучы тагын бер сыйфат – биредә рәссамнар иҗатын киң җәмәгатьчелеккә җиткерүнең үз формасын тапканнар. Редакциядә ел дәвамында рәсем сәнгате осталары хезмәтләреннән күргәзмәләр оештырыла. “Шәһри Казан” оештыра торган мондый күргәзмәләр мәдәният-сәнгать әһелләренең фикер алышу мәйданы да. “Максатыбыз - шушы мәйданда рәссамнар, язучылар, журналистлар, җырчыларны берләштерү. Татар теленең, татар газеталарының киләчәге борчулы булган бу заманда мондый очрашулар бик кирәк”, -ди газетаның баш мөхәррире Мансур Мортазин.
Редакция коллективының күптәнге хыялы да тормышка ашты - алар беренче зур юбилейларын ремонтланган уңайлы бинада каршылый.
Ә инде юбилей чараларына килгәндә, редакция коллективы аны укучылары белән берлектә октябрь аенда зурлап билгеләп үтәргә җыена.

news_right_1
news_right_2
news_bot