Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Шәһри Казан” редакциясе укучыларын бүләкләде
Иҗади конкурска 400дән артык хат килгән
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Шәһри Казан” газетасы редакциясе үзенең укучылары арасында уздырылган конкурска бүген йомгак ясады һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрде.
Әлеге басмага язылучылар “Ике якта - ике яр, илдә әллә ниләр бар...” икеюллыгын дәвам итеп шигырь язарга һәм редакциягә юлларга тиеш булган. Нәтиҗәдә, 400дән артык кеше иҗади конкурста катнашырга теләк белдергән. “Без, халык инде хат язудан бизгәндер, дип уйлаган идек, - ялгышкан булып чыктык. Хатлар искиткеч күп килде һәм алардан хәтта бер җыентык эшләргә дә булыр иде. Укучыларыбыз үзләрен борчыган, күңелләренә тигән мәсьәләләр хакында киң итеп язган”, - диде басманың баш мөхәррире Гөлнара Сабирова (фотосурәттә - сулдан беренче).
Бүләкләргә килгәндә, алар арасында көнкүреш техникасыннан алып мотоблокка кадәр бар иде. Бүләкләрне “Шәһри Казан”га язылучылардан татарстанлылар гына түгел, ә республикадан читтә яшәүче укучыларга да юллаячаклар. Кыйммәтле техникаларны сатып алырга редакциягә химаячылар ярдәм иткән. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырырга танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова да килгән иде (фотосурәттә - уңнан беренче). Конкурска сайланган икеюллык исә әлеге җырчының репертуарыннан булган "Тормыш бәете"ннән булуы билгеле.
Конкурска дип юлланган шигырь юллары арасында сәяси вакыйгалар, Украинадагы хәрби бәрелешләр, икътисад, мәгариф һ.б. темалар яктыртылган.
Гөлнара Сабирова сүзләренчә, язылу кампаниясе бер дә җиңел булмаган, шуңа да карамастан, “Шәһри Казан” газетасының тиражы арткан. Баш мөхәррир моны басманың стиле үзгәрү, халыкка якынаю белән бәйле дип саный. “Без укучыларыбыз белән тыгыз элемтәдә торабыз, алар арасында бик күп иҗади бәйгеләр уздырабыз. Ул конкурслар бүләкләр тапшыру өчен генә түгел, ә аларга якынаю, укучыларыбызны борчыган мәсьәләләрне ачыклау максатыннан да үткәрелә”, - диде ул.
Март аенда газетаның яшь укучылары арасында “Минем бабам - ветеран” дип аталган конкурс башлана. Анда мәктәп укучылары үзләренең әби-бабалары хакында иншалар җибәреп, аларны таныта һәм иҗатта үзен сыный ала. 9 майга кадәр “Шәһри Казан”да “Җитмеш еллыкка — җитмеш хатирә” сәхифәсендә басылган язмаларны укырга мөмкин була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз