news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Казан» редакциясе 30 еллык юбилее уңаеннан 30 төп чыршы утыртты

«Татмедиа» бинасы янында «Шәһри Казан» аллеясы барлыкка килде.

«Шәһри Казан» редакциясе 30 еллык юбилее уңаеннан 30 төп чыршы утыртты
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Шәһри Казан» газетасының 30 еллыгы уңаеннан Татмедиа янында 30 төп чыршы утыртылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров сөйләде.

«Шәһри Казан» газетасының юбилеен үзенчәлекле уздырасыбыз килде. Шуңа күрә дә 30 сентябрьдә утыз төп чыршы утырту идеясе туды. «Шәһри Казан» аллеясы дип атадык. Журналистика тарихында агач утырту гадәте электән үк бар иде: «Шәһри Казан»да эшләгән вакытта Мансур Мортазин җитәкчелегендә Ибраһимов проспектында барлык журналистлар белән чыгып, агач утыртканыбыз әле дә истә», — диде ул.

Радик Сабиров сүзләренчә, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Шәһри Казан» аллеясын «Татмедиа» бинасы янында булдыруны тәкъдим иткән. «Агачларны урманга яисә Кабан күле буена утыртырга микән дип тә уйлаган идек. Ахыр чиктә, безгә Шамил Мөхәммәтовичның идеясе ошады. Журналистлар йорты янында журналистлар аллеясы булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килдек», — диде баш мөхәррир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100