news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Казан»ның җомга саны яңа форматта һәм яңа эчтәлектә чыга башлады

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасында гыйбрәтле, кызганыч язмышлар турында язмалар булачак.

«Шәһри Казан»ның җомга саны яңа форматта һәм яңа эчтәлектә чыга башлады
Солтан Исхаков

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Шәһри Казан» газетасының җомга саны «Шәһри Казан. Язмыш» исеме белән А4 форматында чыга башлый.

«А4 форматына күчү турында күптән хыяллана идек. Ул бик кызыклы формат. Уңышлы, күп тиражлы газеталар нәкъ шул форматта чыга. „Татмедиа“ тарихында мондый форматтагы газета булмаган. Безнең теләк — аерым газета чыгару иде. Әлегә шушы җомга санын үзгәртеп карарга булдык. Газета белән кызыксынучылар инде бар, иртән үк берничә кеше язылды», — дип сөйләде газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров.

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы хәзер 24 битле булып чыга. Баш мөхәррир сүзләренчә, газетада гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, фаҗигаләр, мәхәббәт һәм хыянәт турында язмалар булачак.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, бу формат татарлар өчен бик уңайлы булачак.

«Тормыш уңайлылыкка һәм халыкачанлыкка бара. Хәзер А2 форматындагы газетаны җәеп тотып уку юк. Бүгенге көндә А4 форматында йөз меңнән артык татар газетасы чыга. Ул татар өчен бик уңайлы вариант. Күреп торабыз: яңалыклар күп, аны телефоннан да укып була, ә тормыш турында укырга теләгән кеше өчен газета бар. Монда бары тик кызыклы мәгълүмат җыелган», — ди ул.

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон мондый форматтагы газета чыгуны күптән көтүен әйтте. «"Язмыш" газетасы чыгарга тиеш иде, мин инде аны күптән көттем. Шунысы шатландыра: монда әдәбият та бар, хикәяләр дә кергән», — ди ул.

Газета редакциясе журналисты Дамир Бәдриев сүзләренчә, яңа форматка күчү газетаның үсешен күрсәтә. «Яңа форматтагы газета халык күңелендә булган хисләрне үз эченә ала. Һәр кешенең язмышы бик төрле, беркемнең дә кесәсе буш түгел. Ул тарихларны укучы яратып укыр, гыйбрәт алыр, дип уйлыйбыз», — дип сөйләде ул.



Галерея: «Шәһри Казан»ның яңа форматлы газетасын тәкъдим итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100