news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шәһри Казан» газетасының Инстаграм аккаунтына язылучылар саны 100 меңгә җитте

«Шәһри Казан» газетасы нигездә Казандагы татар тормышын яктырта.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). «Шәһри Казан» газетасы контентын социаль челтәр аша тәкъдим итүдә уңышка иреште. Газетаның инстаграмда язылучылар саны 100 меңгә җитте.

«Бу хакта басма үзләренең Телеграм-каналында хәбәр итте. «Сез дә кушылыгыз», — дип мөрәҗәгать итте редакция потенциаль укучыларына.

«Шәһри Казан» газетасы 1990 елдан чыга, ул нигездә Казандагы татар тормышын яктырта.

news_right_1
news_right_2
news_bot