Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шәһри Казан» газетасы яңа логотип һәм үзенчәлекле иллюстрация белән чыкты
Газетаның беренче битендә легендар Әлмәндәр карт өендә чәй эчеп утыра, артта тәрәзәдән Әҗәл карап тора.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). «Шәһри Казан»ның бу атнадагы чәршәмбе саны яңа логотип һәм үзенчәлекле иллюстрация белән чыкты. Газетаның беренче битендә легендар Әлмәндәр карт өендә чәй эчеп утыра. Ә артта — тәрәзәдән — Әҗәл карап тора.
«Логотипны үзгәртү күптән соралып тора иде. Әйе, күз күнеккән, күңелгә якын, шуңа да бу адымга бару авыр булды. Төрле вариантлар эшләп карадык та, ахыр чиктә, газета логотибының гамәлдәгесе авторы, танылган рәссам һәм дизайнер Ратмир Әхияровка мөрәҗәгать иттек. Ул әзерләгән вариантны җитәкчелек хуплады һәм бу атнадан без башка „шапка“ белән чыга башладык», — ди «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров.
«Дөньяда коронавирус хөкем итсә дә, бу вирустан үлем-китү очраклары күп булса да, җитәкчелек тарафыннан саклану, өйдән чыкмау кебек карарлар кабул ителсә дә, халыкның күпчелеге әлегә битарафлылык күрсәтә. «Шәһри Казан“ның беренче полосасына Әлмәндәрле һәм Әҗәлле рәсем кую газета укучылары арасында вәзгыятьнең чыннан да киеренке икәнен күрсәтү белән бәйле», — ди баш мөхәррир.
«Проблема бар. Моны җитәкчеләр дә, массакүләм мәгълүмат чаралары да яшерми. Кызганыч, халыкның күпчелек өлеше карарларга да, кисәтүләргә дә колак салмый. Без шул ук Ратмир Әхияров белән киңәшләштек. Рәссам Әлмәндәр карт һәм Әҗәл образларына тукталырга тәкъдим итте. Әҗәл — куркыныч барлыгын, аның чынбарлык икәнен күрсәтүче образ. Әлмәндәр бабай исә өендә чәй эчеп утыра. «Үз өемдә — үз көем» дигән халык гыйбарәсенә тугры калып, «Ала карга дигән әй асыл кош…”ны да көйләп, өйдә утыруның аның кадәр авыр булмавын, Әҗәл сагалап торганда куркынычсыз икәнен дә раслап тора кебек», — ди баш мөхәррир беренче биттәге рәсем уңаеннан.
Бу көннәрдә «Шәһри Казан» газетасына 2020 елның икенче яртысына язылу дәвам итә. Газетага П2395 (атнага өч тапкыр 8, 12 һәм 16 битлек булып чыга) һәм П2430 16 битлек чәршәмбе саны) индекслары буенча язылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз