news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Шәһри Казан” газетасы редакциясе “Татмедиа” бинасына күченә

Редакция газета гамәлгә куелганнан бирле Чистай урамы, 5нче йортта эшләде.

“Шәһри Казан” газетасы редакциясе “Татмедиа” бинасына күченә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). “Шәһри Казан” газетасы редакциясе Чистай урамы, 5нче йорттан Декабристлар урамы, 2нче йортка - “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агентлыгы урнашкан бинага күченә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров сөйләде.

“Шәһри Казан” газетасы редакциясе Чистай урамындагы бинада 1992 елдан бирле эшләп килде. Ул “Татмедиа” балансында түгел иде. Торак-коммуналь хуҗалыгы, электр һәм башка чыгымнарны редакция үзе күтәреп барды”, - диде ул.

Элекке бинада музей почмагы да булган. “Бездә альбомнар, дивар газеталары бар. Аларны да үзебез белән алып киләчәкбез”, - дип сөйләде Радик Сабиров.

Мөхәррир сүзләренчә, редакция әлегә “Татмедиа”ның унынчы катына гына күченәчәк. “Төзекләндерү эшләре беткәч, сигезенче катка күчәчәкбез. Монысы рәсми документларда расланган”, - дип аңлатты мөхәррир.

  • “Шәһри Казан” газетасы - Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы. Газета татар телендә нәшер ителә. 1990 елның 17 августыннан чыга башлый. Бүгенге көндә редакциядә утыз кеше эшли. Быел газетаның баш мөхәррире итеп Радик Сабиров билгеләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100