Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шәһри Казан» газетасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә
Газетаның сигнал санында Минтимер Шәймиев, Борис Ельцин, Тәлгат Таҗетдин фикерләре басылып чыккан.
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген «Шәһри Казан» газетасы утыз еллык юбилеен билгеләп үтә. Газетаның беренче сигнал саны 1990 елның 17 августында чыккан.
Журналист Дамир Бәдриев газетада озак еллар дәвамында эшли. Ул газета оешуының тарихы турында сөйләде. «1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде. Шул милли шаукым вакытында Хәлим Гайнуллин Әгъзам Фәйзрахманов, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим һ.б. милли газета булдыру фикерен белдерә. Алар „Шәһри Казан“ газетасын оештырырга уйлыйлар», — дип сөйләде ул.
Ул вакытта Казанга Борис Ельцин килгән булган һәм газета оештыруны хуплаган. Милли күтәренке рух белән сугарылган сигнал санында Минтимер Шәймиев, Борис Ельцин, Тәлгат Таҗетдин фикерләре язылган. Газетаның беренче саны 10 октябрьдә чыккан.
«Шәһри Казан» газетасының беренче коллективында Хәлим Гайнуллин, Әмир Камалов, Равил Вәлиев, Зилә Вәлиева, Гәрәй Рәхим, Вакыйф Нуриев, Чулпан Әхмәтова, Таһир Нурмөхәммәтов һ.б. эшләгән.
«Газета чыга башлаганда кызыклы парадокс булган: анда партия һәм шул ук вакытта милләт булган. Безнең бүгенге максат — халыкчан булу. Узган ярты еллыкта Казан шәһәрендә язылучылар саны 60 процентка җитте, аңа кадәр 70 процентны районнар тәшкил итә иде.», — дип сөйләде газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров.
Оешкан вакытта коллективта алтмыш кеше хезмәт иткән, хәзерге коллектив өч тапкырга диярлек кечерәк.
Журналист Эльвира Мозаффарова «Шәһри Казан» газетасында 16 ел эшли. «Татарстан яшьләре» газетасы өчен язган мәкаләмне баш мөхәррир Исмәгыйль Шәрәфиев «Шәһри Казан»га бирергә тәгъдим иткән иде. Шул көннән үк эшкә чакырдылар. Башка җирләрдән дә тәкъдимнәр булды, тик редакция икенче өем кебек иде. Эштә өйдәге кебек рәхәтлек, тынычлык тоям. Алга таба да газетаның киләчәге өметле булсын», — дигән теләген белдерде ул.
Журналист Дилбәр Гарифуллина редакциядә 12 ел эшли. ««Шәһри Казанга корректор буларак эшкә килгән идем, аннан соң хәбәрләр әзерли башладым, шуннан соң язып киттем. Журналист булам дип килмәгән идем, редакциядә тәҗрибә тупладым, мине үстерделәр», — дип сөйләде ул.
Журналист Йолдыз Шәрапова «Шәһри Казан» газетасына килү тарихын сөйләде «Сабантуй» журналында эшләгән вакытта да, өлкәннәр өчен язган язмаларны «Шәһри Казан» газетасына бирә идем. «Сабантуй»дан китәргә туры килгәч, «Шәһри Казан» мине үз канаты астына алды. Ул өлкәннәр газетасына балалар проблемасын кертү өчен бер форсат булды. Газета — халыкныкы. Авылларга барган саен үзебезнең халыкка ни дәрәҗәдә кирәк булуыбызны күреп кайтабыз. Ул киләчәктә эшләргә илһам бирә», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз