news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Шәһри Казан”да яңа күргәзмәләр сезоны ачылды

Бу көннәрдә редакция кунаклары һәм хезмәткәрләре геолог-рәссам Фәрит Газизуллин эшләре белән таныша

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Шәһри Казан” газетасы рәссамнар иҗатын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан игелекле эш башлап җибәрде. Моңарчы да редакция фойесында диңгезче-рәссам Шәүкәт Шәрифуллин, РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары Зимфира Бикташева, Газиз Гобәйдуллин, Фәрит Вәлиуллиннарның күргәзмәләре оештырылган иде. Әмма хәзер мондый күргәзмәләр редакция кунакларын һәм хезмәткәрләрен ел дәвамында куандырачак. Шушы көннәрдә генә биредә һәвәскәр рәссам Фәрит Газизуллинның шәхси күргәзмәсе белән яңа сезон башланып китте.

67 яшьлек Фәрит Газизуллинны якыннан белүчеләр геолог-рәссам дип атап йөртәләр. Рәсем сәнгате буенча махсус белеме булмаган ир күңел кичерешләрен буяулар аша чагылдыруга 1995 елдан гына керешә. Ә аңа кадәр ул ике дистә ел гомерен һәм тормышын Якутиядә геологик экспедицияләргә багышлый. Үзе әйтүенчә, геолог булмаса, аннан бәлки рәссам да чыкмаган булыр иде. Тауларга менү, тайгаларда йөрү, ургылып аккан тау елгалары белән очрашу, озак еллар табигать кочагында яшәү аның күңел халәтен тагын да баета.

Редакция фойесында аның 60 картинасы урын алган. Якыннан танышып чыккач, аларның җаннан ярылып чыккан әсәрләр булуын аңлыйсың. Картиналарга геолог-рәссамның күңел кичерешләре, дөньяга карашы, әйтергә теләгән фикерләре салынган. “Утрау”, “Тәүбә”, “Таш джунглида ялгызлык” кебек фәлсәфи эшләре тормышның шактый сынауларын узып та, ихтыяр көче һәм хыял канатлары сынмаган ныклы кешенең җан авазы. Картиналарның бер өлеше туган як манзараларына, Якутиянең кырыс, әмма бай табигате күренешләренә, үзе менгән Кавказ тауларына багышлана. Әмма аларның күбесендә табигатьнең тыныч чагын күрмәссең.

Якутиядә экспедицияләрнең берсендә буранда адашып Фәрит Газизуллин бик каты туңа. Шуннан соң аңа озак вакытлар яшәү белән үлем арасында таркалашырга туры килә. Табибларның зур тырышлыгы белән аякка басканнан соң да ул Якутияне, үзенең яраткан һөнәрен ташламый. Какшаган сәламәтлеге үзен кабат сиздерә башлагач кына яшьлек эзләре сакланган Бөгелмәгә кайта. Тормышының Бөгелмә чоры инде аны рәссам буларак формалаштыра. Яшьтән үк рәсемнәр ясарга яраткан ир-егет рәссам апасы этәргече белән беренче картиналарын иҗат итә башлый. Шушы вакыт эчендә Фәрит Газизуллин 400 гә якын картина иҗат иткән. Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорскида, Актүбәдә 23 шәхси күргәзмә оештырырга өлгергән. Ул әле дә җае чыгу белән илләр гизәргә, авырткан аяклары белән тауларга менәргә ярата икән.

Фәрит Газизуллин “Шәһри Казан”да күргәзмәләр эстафетасын киләсе айда рәссам Рифкать Вахитовка тапшырачак. Рифкать Вахитов “Төрек дөньясы” күргәзмәсен тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100