Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шәрекъ-шоу» чын бәйрәмгә әйләнә
«Шәрекъ-шоу» чын бәйрәмгә әйләнә
(Уфа, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада «Шәрекъ-шоу» тамашалары дәвам итә. Республикада халык арасында иң популяр «Шәрекъ» радиосы һәр елның башында оештыра торган бу тамашалар быел да һәр көнне аншлаг белән үтә. Билетлар алдан ук сатылып беткән. Артык билет сорап торучы бихисап милләттәшләребезне концертлар үтүче Нефтьчеләр мәдәният сарае алдында һәр көнне күрергә мөмкин.
«Шәрекъ” радиосы җитәкчелеге быелгы концертларны да башка еллардагы сценарий буенча төзегән. Һәр көнне концерт башланыр алдыннан бирегә кунак сыйфатында чакырылган сәхнә ветераннарына күчтәнәчләр җыелмасы тапшырыла һәм милли сәнгатебезне үстерүгә керткән зур өлешләре өчен аларга ихлас рәхмәтләр әйтелә. Җыр сәнгатебезнең йөзек кашлары Фәридә Кудашева, Рамазан Янбәков, Фәрит Бикбулатов һәм башка күпләр белән күзгә-күз очрашу мөмкинлеген бирүе белән дә кадерле «Шәрекъ-шоу» тамашалары. Радионың генераль директоры Сероп Бабаян әйтүенчә, җыр-моң бәйрәме барышында җәмгысе илледән артык сәхнә ветеранына хөрмәт күрсәтеләчәк һәм күчтәнәчләр тапшырылачак.
«Шәрекъ» радиосының «Дуслык дулкыннарында» дип аталган быелгы программаларында, һәр елдагыча, Татарстаннан да күп кенә сәнгатькәрләр катнаша. Танылган җырчыларыбыз Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Рәсим Низамов, Габделфәт Сафин һәм башка күпләр тамашачыларга үзләренең элекке еллардагы һәм өр-яңа җырларын бүләк итә. Кыскасы, 30 гыйнварга кадәр тамашалар дәвам итәчәк һәм Уфа чын сәнгать бәйрәме рухында яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз