Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шәрекъ» радиосы бәйрәме дәвам итә
«Шәрекъ» радиосы бәйрәме дәвам итә
(Уфа, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада һәр елны гыйнвар аенда оештырылучы «Шәрекъ-шоу» тамашалары 14 гыйнвардан бирле дәвам итә инде. Башкортстандагы киң билгеле «Шәрекъ» радиосы уздыра торган бу cәнгать бәйрәме быел да бик колачлы, зурдан кубып оештырылды. Анда киң билгеле сәнгать осталары белән беррәттән яшь иҗатчылар да катнаша. Татарстаннан да бу юлы, һәр елдагыча, бик күп артистлар килде. Кайберәүләр шаяртып, «бу көннәрдә Татарстанның барлык җырчылары вакытлыча Башкортстанга күчте», дип әйтергә ярата. Атаклы җырчылар Рафаэль Ильясов, Зөфәр Хәйретдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Габделфәт Сафиннар белән бергә яшьләрдән Илсаф, Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Гүзәл Уразова, Илһам Шәриф, Равил Галиев, Нәфкать Нигъмәтуллин һәм башка бик күпләр катнаша бу тамашаларда.
Күренекле җырчы Хәния Фәрхи быел да «Шәрекъ-шоу» тамашаларында катнаша алуына шатлануын яшерми. «Туган якларымда шушы күңелле бәйрәмдә чыгыш ясау үзе бер бәхет, – ди Хәния ханым. – Ике атна дәвамында Татарстанның һәм Башкортстанның дистәләрчә сәнгать осталарын бергә җыеп, тамашачыларга да, безгә дә шундый олы бәйрәм оештырган «Шәрекъ» радиосына рәхмәтебез зур. Киләсе елларда да матур гадәт дәвам итсен иде».
Уфадагы «Шәрекъ-шоу» концертлары 30 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз