Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәһәрдәге фатирны - авылдагы салам йортка
Йортны кояш батареялары һәм җылылык генераторы белән җылыту күздә тотыла
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәт программисты шәһәрдәге фатирын авылдагы саламнан төзелгән йортка алыштырган. 47 яшьлек Павел Зелянов сүзләренчә, саламнан төзелгән йорт яшәү өчен уңайлы һәм экологик яктан куркынычсыз.Табигый материаллар сәламәтлеккә зыян да китерми, җылыны да саклый.
Саламнан йортны Зелянов үз куллары белән төзи. Әлмәттән авылга ул 3 ел элек кайткан. Ир югары хезмәт хакы булган эшен ташлаган һәм гаиләсен дә авылга күчергән. Павел әйтүенчә, алар начар экологияле Әлмәттә башка яши алмаганнар.
Зелянов агач борыслардан йорт каркасны ясаган инде. Аны бетон блоклар белән түгел, ә берсе 10 килограммлы салам бәйләмнәре белән уратып ала. Саламны балчык белән сыларга ниятли. Йортны кояш батареялары һәм җылылык генераторы белән җылытырга исәпли, дип хәбәр итә “ Әлмәт таңнары” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз