Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәһәр яны тимер юл вокзалының бинасын яңартуга – 143 миллион сум
Шәһәр яны тимер юл вокзалының бинасын яңартуга – 143 миллион сум
(Казан, 23 декабрь, «Татар–информ», Ирина Игнатьева). Казанның шәһәр яны тимер юл вокзалының бинасын яңарту 143 миллион сумга төшәчәк. Техник–икътисади нигезләмәдә күрсәтелгән 129 миллион сумнан тыш өстәмә акчалар бинага заманча рәвеш бирү өчен кирәк булган. Объектның реконструкциясен паритет башлангычларда финанслаучы ТР Хөкүмәте һәм Горький тимер юлы җитәкчелеге моның белән килешә.
Реконструкция барышында реставраторлар бинаны бизәгәндә гранит кулланырга тәкъдим иткән. Моннан тыш бинаны гөмбәз каплаячак. Кирәкле материалларны алу өчен өстәмә акчалар кирәк булган да инде. Бүгенге көндә Горький тимер юлы 71,5 миллион сум акча күчереп, үз йөкләмәләрен тулысынча үтәде. ТР Хөкүмәте акчаларның 35 процентын бүлеп биргән. Калган сумманы киләсе ел башында алачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз