news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәһәр яны электричкаларында барлык халыкның ике проценты билетсыз йөри

"Зөя-Яшел Үзән" шәһәр яны маршрутының "753 чакрым" тукталышында бу сан 50 процентка җитә.

Шәһәр яны электричкаларында барлык халыкның ике проценты билетсыз йөри
Александр Эшкинин

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Шәһәр яны поездларына утыручы пассажирларның ике проценты билетсыз йөри. Бу хакта “Татар-информ”га "Содружество" пассажирлык компаниясенең халык ташуны оештыру һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Николай Еремцов әйтте.

«Билетсыз, «куян» булып йөрү - шәһәр яны поездларында очрый торган күренеш. Әмма һәр юнәлештә дә «куян»нар күп дип әйтеп булмый. Әйтик, Арча, Кукмара якларына йөрүче электричкаларда әлеге проблема шуның кадәр күп димәс идем. Шәһәр яны поездларында барлык халыкның 2 проценты билетсыз йөри”, – диде бүлек башлыгы.

Искәртеп үтик, бүген “Татар-информ” хәбәрчесе "Зөя-Яшел Үзән" шәһәр яны маршрутының "753 чакрым" тукталышыннан 6 сәгать 50 минутта үтүче электричка пассажирларын күзәтте. Бу – халык ташкыны шактый күп саналган вакыт. Әлеге станциядә электричкага көненә 200-250 кеше утыра. Шуларның өчтән бере генә юл хакын түли. Платформада билет кассасы эшләсә дә, пассажирлар бушка йөрүне кулай күрә. Чөнки күбесенә бары бер генә тукталыш - "Идел күпере посты" станциясенә кадәр генә барасы. "753 чакрым" тукталышыннан "Идел күпере посты" тукталышына бару бәясе - 22 сум. Әлеге араны электричка ике минутта үтә, шунлыктан контролер һәр "куян"ны тикшереп чыга алмый. Билетсыз йөрүче пассажирлар аена 80 мең сум зыян китерә. Шул уңайдан, әлеге тукталыш эшчәнлеген туктатырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100