Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Шәһәр советы сессиясендә үк Казан мэры Геннадий Тулисовны вазифаларыннан азат итте
^Шәһәр советы сессиясендә үк Казан мэры Геннадий Тулисовны вазифаларыннан азат итте
(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Бүген иртән Казан урамнарында иҗтимагый транспортның туктап торуы Геннадий Тулисов өчен эш урынын югалтуга китерде. Шәһәр советы сессиясе барышында ук Казан мэры аны “Казгорэлектротранс” МУП генераль директоры вазифаларыннан азат итте. Сессиядә үк шәһәрнең транспорт һәм элемтә комитеты башлыгы урынбасары Людмила Алешина “Казгорэлектротранс” генераль директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән.
Бүген иртән “Татэнерго” ААҖ трамвай һәм троллейбус линияләрендә электр энергиясенә 23 миллион сумга җиткән бурыч өчен электр бирүне өзгән. Хакимият башлыгында эшнең критик хәлгә җиткерелүе, ә Геннадий Тулисовның аны хәл итәргә тырышмавы гына түгел, хәтта аның турында вакытында хәбәр итмәве канәгатьсезлек тудырган.
Шәһәр советы сессиясендә шәһәр бюджетыннан “Татэнерго”га 3 миллион сум күчерү карары кабул ителгән, ә калган 20 миллион сумы якын арада бурычны каплатуга китәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз