news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәһәр-районнар ТАССРның 100 еллык юбилеена әзерлек планын 15 октябрьгә кадәр кертергә тиеш

Васил Шәйхразиев район башлыкларын юбилей чараларына әзерлек мәсьәләсен контрольдә тотуларын сорады.

Шәһәр-районнар ТАССРның 100 еллык юбилеена әзерлек планын 15 октябрьгә кадәр кертергә тиеш
president.tatarstan.ru

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Муниципаль берәмлекләр ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган чаралар планын 15 октябрьгә кадәр Министрлар Кабинетына кертергә тиеш. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев шул үтенечен җиткерде. Бүген ул Министрлар Кабинетында ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында чыгыш ясады.

Вице-премьер ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2020 елга юбилей тантаналарының бердәм графигы расланганын әйтте. “Бүген федераль әһәмияткә ия чараларны оештыру буенча эш бара. Бу эшкә барлык министрлыклар-ведомстволар кушылырга тиеш. Графикка тәкъдимнәрне кертү кирәк”, - дип белдерде ул.

Васил Шәйхразиев дәүләт хакимияте органнары тарафыннан ел саен ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү буенча ведомство планнары раслануын билгеләп узды. “15 октябрьгә Министрлар Кабинетына 2019 елга каралган планнарны кертү зарур”, - диде.

Премьер-министр районнарда юбилейга әзерлек дәвам итүен билгеләп узды. Азнакай, Әлмәт, Чүпрәле, Биектау, Яңа Чишмә, Сарман, Түбән Кама районнарын, Казан, Яр Чаллы шәһәр округларын аерып телгә алды. “Төрле форматлы чаралар үткәрелә, алар максатчан аудиториягә йөз тота. Әлмәттә юбилейга әзерлеккә җитди һәм иҗади карыйлар. Чараларны оештырганда китапханә, музейлар потенциалы файдаланыла. Авыл клубларында, уку йортларында мәгълүмати стендлар ясалган, тематик конкурс, викториналар үткәрелә”, - дип сөйләде ул.

Васил Шәйхразиев сүзләренә караганда, Түбән Кама белем бирү һәм мәдәни учреждениеләрендә 70 тән артык масштаблы чара уздырылган. Яңа Чишмәдә юкка чыккан авыллар, торак пунктлар тарихын торгызуга игътибар бирелә. “Муниципаль берәмлек башлыкларына чараларны югары дәрәҗәдә уздыру һәм моны контрольдә тоту зарур”, - диде Васил Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100