news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәр проблемалары буенча казанлыларның сорауларына мэр Илсур Метшин җавап бирәчәк

Интернет-портал аша туры эфирда барачак конференциягә сораулар җибәреп була

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Шәһәр проблемалары буенча казанлыларның сорауларына 16 май көнне мэр Илсур Метшин мэриянең Интернет-порталы аша туры эфирда барачак конференциядә янә җавап тотарга әзерләнә.

http://www.kzn.ru/vonline/ask адресы буенча шәһәр порталы аша хәзердән үк сорау-тәкъдимнәр кабул ителә. Моннан тыш, сайттагы (kzn.ru) “Шәһәр халкына”/”Горожанам” сәхифәсенең онлайн-сораштыруларында катнашып, шәһәр тормышына, хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр буенча хәбәрләшү формалары турында фикер һәм сорау-тәкъдимнәрне җиткерү мөмкинлеге дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot