news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәр мохитен финанслауны 25 млрд сумга кадәр арттыралар

“Бердәм Россия” депутатлары паркларны һәм скверларны үстерү программасына субсидияне арттырырга тәкъдим итә.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). “Бердәм Россия” Россия субъектларының дәүләт программаларын һәм заманча шәһәр мохите булдыру буенча муниципаль программаларны финанслауны 25 млрд сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә, дип хәбәр итте РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов. РФ Дәүләт бюджетына бу төзәтмәләрне Бюджет һәм салымнар буенча комитет хуплады.

“Россия субъектларының дәүләт программаларын һәм "Заманча шәһәр мохите булдыру" муниципаль программаны гамәлгә ашыруга ярдәм итү өчен субсидияләр 25 млрд сумга кадәр арттырылды. Бу бюджетара акчалар –  парклар һәм скверлар программасы”, - дип билгеләп үтте депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot