news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәһәр һәм Татарстан көнен бәйрәм итү салют белән тәмамланачак

Тамаша Кремль яр буенда һәм «Казан» гаилә үзәге янында яхшы күренәчәк.

Шәһәр һәм Татарстан көнен бәйрәм итү салют белән тәмамланачак

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Шәһәр һәм Татарстан көнен бәйрәм итү Казансу акваториясе өстендә 300 залптан торган салют белән тәмамланачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

 «22:00 сәгатьтә симфоник оркестр аккомпанементы белән Казанның Мактаулы гражданины Салават Фәтхетдинов башкаруындагы „Мин яратам сине, Татарстан“ җыры яңгыраганда Казансу акваториясе өстендә шәһәр күген 300 залптан торган бәйрәм салюты бизәячәк», — диде спикер.

Пиротехника тамашасы Кремль яр буенда һәм «Казан» гаилә үзәге янында бик яхшы күренәчәк, дип өстәде Абзалов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100