news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шүрәле булып киенгән студентлар Казан аэропорты пассажирларын чәкчәк белән сыйлады

Чара “Казан” аэропортына Габдулла Тукай исемен бирүне яклап оештырылды.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген бер төркем студентлар “Казан” халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен сайлауны тәкъдим итеп, гадәти булмаган акция үткәрде. Алар, Тукай әкиятләрендәге геройлар - Шүрәле, Су анасы булып киенеп, аэропортта биеде һәм кешеләрне чәкчәк белән сыйлады.

Башта кунакларга Тукай шигырьләрен сөйләргә дигән тәкъдим дә булган. Әмма аэропорттагы кешеләрнең күпчелеге, гадәттә, ашыга икәнне исәпкә алып, аннан баш тартканнар. Тукай әкиятләрендәге геройлар биеп һәм татар милли ризыгы белән сыйласа, истә кала торган булачак дигән нәтиҗәгә килгәннәр. 

“Шәхсән үзем Габдулла Тукай өчен тавыш бирдем. Без аны бөек татар шагыйре буларак беләбез. Аның мәдәниятебезгә керткән өлешен санап бетерерлек түгел”, - ди акцияне оештыручыларның берсе, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенткасы Зилә Мөбәрәкшина.

Акциядә Казанның төрле югары уку йортларында белем алучы 15 студент катнашкан. Аны КФУ җитәкчелеге дә хуплаган. “Мин Тукайның җиңеп чыгачагына өметләнәм. Тукай исеме бирелү – бөек классигыбызга дан һәм хөрмәт билгесе генә түгел, ә безнең алга омтылышыбызны да ассызыклап торачак”, - диде оештыручы.

Казан халыкара аэропортының яңа атамасы өчен тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Финалга өч кандидат чыкты. Әлегә 47758 тавыш белән Г. Тукай исеме алда бара, А. Туполев өчен 22414 кеше тавыш биргән, М. Җәлил өчен 8922 тавыш җыелган.

Аэропорт исеменә тавыш бирүне 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Очкыч бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100