news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Шүрәле” балеты: Сөембикә партиясен Мария театры артисты Рената Шакирова башкарды

"Шүрәле"дә Казан сәхнәсендә бию миңа тагын да зуррак җаваплылык өсти, диде Татарстан башкаласына беренче тапкыр килгән татар кызы Рената.

“Шүрәле” балеты: Сөембикә партиясен Мария театры артисты Рената Шакирова башкарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нуриев исемендәге классик балет халыкара фестивале кысаларында күрсәтелгән “Шүрәле” балетында төп партияләрне Мария театры артистлары Рената Шакирова белән Тимур Аскеров башкарды. Ә Шүрәле партиясенә элек Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсендә бу партияне күп тапкырлар башкарган Руслан Савденов чакырылган иде.

  • Рената Шакирова – татар кызы. Тумышы белән - Үзбәкстаннан, нәсел тамырлары Башкортстанга тоташа, балачагы да Стәрлетамак районында узган. Хәзер Мариин театрының яшь примасы. Казанда ул беренче тапкыр.

Мария театрында “Шүрәле” балеты бу сезонда яңартылган. Сөембикә партиясе берсүзсез татар кызы Рената Шакировага тапшырылган. “Мин “Шүрәле” әкиятен балачактан беләм, ә “Шүрәле” балетында биюләрне укыганда ук бии идек. Сөембикә партиясен башкарасымны белгәч, бик сөендем. Ә инде Казанга беренче килүемдә шушы партияне башкаруым - аерата сөенеч. Санкт-Петербургта тамашачы таныш түгел әкияткә килсә, Казанда бу һәркемгә таныш әкият. Шунлыктан үземдә җаваплылык тоям”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә спектакль алдыннан.

Батыр ролен Тимур Аскеров башкарды. Тимур Аскеров – азербайҗан егете. Казандагы чыгышы – аның бу партияне нибары икенче тапкыр башкаруы. Фестивальгә чакырылуын белгәч, ул аны бер тапкыр Петербургның Мария театрында башкарган. “Бу - минем өчен өр-яңа балет. Яңа хореография үсеш өчен бик әһәмиятле”, - диде ул.

Ә казах егете Руслан Савденов өчен Шүрәле образы яңалык түгел. Казан балет труппасында эшләгәндә ул Шүрәлене күп тапкырлар биегән. Шулкадәр күп биегән – хәтта санын да белми. Руслан хәзер Франциядә яшәгәндә дә улларына “Шүрәле” әкиятен укуын әйтте.

“Соңгы тапкыр Шүрәлене 2011 елда биегән идем. Казанга чакыруны рәхәтләнеп кабул иттем һәм бик яратып әзерләндем”, - диде ул.

Геройларның Тукай әкияте аша һәр татар кешесенә яхшы таныш Шүрәлегә үз карашлары бар. Рената аны Сөембикәгә гашыйк бит ул, шуңа үзенеке итәсе килә, бу гамәл кешеләргә дә хас, дип Шүрәлене акларга тырышса, озак еллар бу образ эчендә яшәгән Руслан Савденов “Шүрәле ул үзен генә ярата һәм үзенең шундый булуыннан тәм таба”, - ди. Ә Батыр партиясен башкарган Тимур Аскеров Шүрәлене кызгана: “Аны табигать шундый итеп яраткан. Нишләсен инде?” – ди ул.

Тамашачы Нуриев фестивале программасына кертелгән милли балетны аншлаг белән карады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100