Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шәҗәрәләр-нәсел агачы» фәнни конференциясенең җиңүчеләре билгеле - исемлек
Анда Россия төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, эзләнү эшләре алып барган укучылар катнашты.
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Буа муниципаль районының академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта белем бирү мәктәбендә «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» исемендәге III төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатыннан оештырылды. Бу хакта министрлының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шәҗәрәләр-нәсел агачы» исемендәге фәнни–гамәли конференциягә Россия төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган укучылар катнашты. I турга республикабыз районнары һәм Россия төбәкләре укучыларыннан 300 гә якын фәнни эш кабул ителде. Шулар арасыннан 120 эш авторы конфереренциянең йомгаклау турында катнашты. II турга узган укучыларның эзләнү эшләре, тугра, шәҗәрәләрнең фотосурәтләре 2016 елда чыгарылган «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дигән яңа фәнни җыентыкка керде.
Фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Буа муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, драматург һәм прозаик, «Безнең мирас» журналының пропаганда бүлеге җитәкчесе Рәдиф Сәгъдиев, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе, «Болгар», «Әнием» фондлары җитәкчесе урынбасары Рәмзия Галләметдинова, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Ханбиков катнаштылар.
Конференция башлану алдыннан кунаклар һәм катнашучылар өчен мәктәпнең Ренат Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музеена экскурсия оештырылды. Музей җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова бик мавыктыргыч итеп музей оешу тарихы белән таныштырды һәм Р.Харис тормышыннан кызыклы вакыйгалар сөйләп үтте.
Фәнни эшләр 4 секциядә якланды: «Туган ягымда - нәсел шәҗәрәсе», «Җиде буын җылысын сакла», «Топонимнарның шәҗәрәләрдә чагылышы», «Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы».
Нәтиҗәдә түбәндәге укучылар җиңүчеләр дип табылды: Сарман муниципаль районы Сарман авылы Сарман гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы Лотфиева Гүзәл; Буа муниципаль районы Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Яруллин Алмаз; Буа шәһәре, 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Вәлиуллин Ранис; Чувашия Республикасы Батыр районы Шыгырдан 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Якупова Айгөл.
Конференциянең җиңүчеләре Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының I, II, III дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнделәр, уңышлы чыгыш ясаган укучылар сертификатка ия булдылар. Барлык катнашучылар да М.И.Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» (2 том) исемле китабы белән бүләкләнделәр.
Әлеге чарада Буа районы мәктәпләренең укучылары тарафыннан эшләнгән тугралар, шәҗәрәләр, кыйммәтле мирас булып сакланган гаилә экспонатлары аерым күргәзмә булып оештырылды. Материалларны туплауда районның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.
Төбәкләрдән килгән кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән махсус бүләкләр дә тапшырылды.
Йомгаклау тантанасы барышында Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең укучыларыннан торган иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз