Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәһәр көнендә зәйлеләрне ташбака һәм таракан ярышлары көтә
Зәйнең 360 еллыгын зурлап үткәрергә җыеналар
(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй шәһәренең 360 еллыгын күркәм итеп бәйрәм итү планлаштырыла. Кызыклы тамашалар, күңелле бәйрәм программасы оештырылачак, дип хәбәр итә “Зәй офыклары”.
Муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова сөйләгәннәрдән аңлашылганча, бәйрәм тамашалары көн дәвамында “Энергия” стадионында оештырылачак. Көндезге сәгать 11дә карнавал костюмнарына бәйге башлана. Биредә 17 яшькәчә балалар катнаша ала. Аларның костюмнары өч төрле яшь төркемендә бәяләнәчәк. Ә костюмнарны презентацияләүдә әти-әниләр, әби-бабайларның да әкияти күренешләрне тулыландырып, 3 минутлык инсценировкаларда катнашуы хуплана. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр гаризаларны мәдәният идарәсенә тапшырырга тиеш.
Аннан гадәттәгечә “Автоледи – 2012” бәйгесе узачак. Руль артында үзен иркен хис итүче хатын-кызлар гаризаларны яшьләр идарәсенә бирә ала.
Быелгы бәйрәмнең үзенчәлекле яклары да бар. Кызык күрергә яратучыларны ташбака һәм таракан ярышлары көтә. Тамаша кылучылар кайсына булса да берсенә өстенлек биреп, 100 сум акча куя да ярышны күзәтә. Әгәр дә кемнең дә булса ташбакасы яки тараканы җиңсә, бер ярыштан җыелган акча шул кешегә бирелә. Кичке сәгать дүрттә Нефтьчеләр проспекты, Ленин урамы буйлап оешма, предприятие, учреждениеләр коллективлары карнавалы узачак. Алар стадионга килә. Ә мәйдан уртасында шәһәр тарихын чагылдырган картиналарга бәйге игълан ителә.
Юбилей программасының тантаналы ачылышы искиткеч күркәм театрлаштырылган тамаша белән кичке сәгать алтынчы яртыда башлана. “Хезмәт кешесен данлыйбыз” бәйгесенә йомгак ясалачак. Аны Идел буе спортчыларының мотошоуы, татар һәм рус эстрадасы артистлары концерты алыштыра. “Казан егетләре”, “Русский размер”, “Отпетые мошенники” төркемнәре килүе көтелә. Теләгән кешеләргә, һава шарына утырып, гүзәл шәһәребезне биектән күзәтү мөмкинлеге бирелә. Балалар өчен гигант батут куелачак. Сәүдә нокталары, кафелар эшләп торачак. Төнге сәгать унда бәйрәм салюты атылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз