Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәһәр көнендә Түбән Камада бала арбалары парады узачак
Конкурс нәтиҗәләре буенча өч призлы урын, моннан тыш, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнәчәк.
(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). 30 августта Түбән Камада Шәһәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм программасының иң күңелле өлеше – бала арбалары парады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлеге чарада 3 яшькәчә баласы булган гаиләләр катнаша ала. Төп таләп - бала утырган арбаны матур, үзенчәлекле итеп бизәү.
Парадта катнашу өчен, 27 августтан да соңга калмыйча, "Ювента" яшьләр үзәгенә (Актүбә ур.,6, 317 нче бүлмә, 47-32-08) гариза тапшырырга кирәк. Шулай ук баланың туу турындагы таныклыгы, әти-әнисенең ИНН, СНИЛС, паспортлары кирәк булачак.
Узган ел конкурста 70тән артык гаилә катнашты. Бәйгедә мультфильм геройларын, әкияттәге мич, чәкчәк, футбол җанатарларын һ.б. образларны күрергә мөмкин иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча өч призлы урын, моннан тыш, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз