news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәһәр көнендә Рөстәм Миңнеханов Казанда Һади Такташка һәйкәл ачачак

Монумент Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары киселешендәге скверда урнаштырылачак.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). 30 августта, Шәһәр һәм Республика көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар шигърияте классигы Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Монумент, Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе киңәше буенча, Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары киселешендәге скверда урнаштырылачак. Аның авторлары - скульпторлар А.В.Балашов, А.М.Миңнуллина һәм архитектор Г.А.Бакулин.

Скульптураның заказчысы булып Татарстанның Мәдәният министрлыгы, аерым алганда, “Татарстанның Мәдәни мирас үзәге" оешмасы тора. Ә һәйкәл янындагы территорияне карап тоту буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җаваплы. Сквердагы җир участогы шәһәр милке булып санала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100