Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәһәр көнендә Казанның иң яхшы районына 10 миллион сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак
Шәһәр көнендә Казанның иң яхшы районына 10 миллион сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Быел башкалабызда Казан башкарма комитетының төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты тарафыннан оештырылган шәһәрне төзекләндерү буенча конкурс уза. Хәзерге вакытта махсус оештырылган шәһәр комиссиясе конкурска тәкъдим ителгән материалларны өйрәнә.
Конкурс торак-эксплуатация оешмалары, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары арасында үткәрелә. Конкурста шулай ук яшәү урыны буенча конкурсның эшче комиссиясенә заявка биргән казанлылар, ведомство, сәүдә, җәмәгать предприятиеләре һәм оешмалары да катнаша ала.
Конкурсның максаты – халык, барлык милек формасындагы предприятие һәм оешмалар, эшкуарларны шәһәрне төзекләндерү һәм санитар-экология ягыннан савыктыру эшләренә җәлеп итү. Бәйгегә нәтиҗә ясаганда асфальт җәелгән территорияләрнең торышы һәм ишегалларын җыештыру, яктыртылу дәрәҗәсе, йорт яннарындагы балалар мәйданчыкларының тышкы күренеше һәм башка күп кенә күрсәткечләр, шулай ук халыкның торак-коммуналь хезмәтләренә түләүдә бурычлары булмавы исәпкә алыначак.
Бәйге берничә номинация буенча үткәрелә. Шуларның беренчесе – “Казан шәһәренең иң яхшы урам себерүчесе” дигәне июнь аенда узды инде. Хәзерге вакытта конкурс комиссиясе тарафыннан “Иң яхшы ишегалды” һәм “Иң төзек микрорайон” номинацияләре буенча җыелган материалларга анализ ясала. Алга таба төзекләндерү буенча “Иң төзек район” номинациясендә конкурска гомуми нәтиҗә ясалачак. Конкурска нәтиҗәләр 30 августта – Шәһәр көнендә чыгарыла.
Конкурска гомуми нәтиҗә ясаганда җиңүче районнар өчен өч төп призлы урын билгеләнәчәк, аларга 1нче дәрәҗә диплом һәм 10 миллион сум күләмендә акчалата премия, 2нче дәрәҗә диплом һәм 7 миллион сум күләмендә акчалата премия, 3нче дәрәҗә диплом һәм 5 миллион сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. Конкурсның гомуми премия фонды 30 миллион сумга җитә. Бәйге шартлары буенча премия фонды акчалары конкурста җиңеп чыккан районнарны алга таба төзекләндерү максатларына тотылырга тиеш.
Конкурсның “Иң яхшы ишегалды” номинациясе буенча фаворитлар арасында түбәндәге ишегаллары әйдәп бара: Бертуган Касыймовлар урамы-74, 76, 78, 80 (Идел буе районы); Блюхер урамы-4, Ибраһимов урамы-89 һәм Восстание урамы-43 (Мәскәү районы); Җиңү проспекты-178, Кайбыч урамы-5, Зәкиев урамы-39 һәм Р.Зорге урамы-10 (Совет районы); Челюскин урамы-33/56, Лукин урамы-1 һәм Лядов урамы-9 (Авиатөзелеш районы); Ямашев урамы-74 (Яңа Савин районы); Можайский урамы-10 һәм Окольная урамы-1 (Киров районы).
“Иң төзек микрорайон” номинациясендә конкурс комиссиясе әгъзалары түбәндәге микрорайоннар арасыннан җиңүчеләрне ачыклый: Җиңү проспекты 8А – Р.Зорге урамы – Фучик урамы (Идел буе районы); Декабристлар урамы – Ленская урамы – Тверь урамы (Мәскәү районы); Азино-1 микрорайоны: Зәкиев урамы – Җиңү проспекты – Глушко урамы – Мамадыш тракты урамы һәм Дәрвишләр бистәсе (Совет районы); Лукин урамы: 11нче йорт 1нче һәм 2нче корпус – 15нче йорт (Авиатөзелеш районы); Савиново-38 микрорайоны: Әмирхан урамы – Адоратский урамы – Ямашев урамы – Лаврентьев урамы (Яңа Савин районы); “Дары бистәсе” микрорайоны (Киров районы).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз