Шәһәр көненә Нурлат музее түләүсез экскурсияләр оештыра
Үзенчәлекле экспонатлар белән дә таныштырачаклар
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Түләүсез экскурсияләр Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музееннан Шәһәр көненә бәйрәм бүләге булачак.
Шәһәрнең 105 еллыгын бәйрәм итү көнендә музей ишекләре барлык теләүчеләр өчен дә ачык булачак. Биредә мөһим вакыйгалар календаре рәвешендәге экскурсияләр үткәрәчәкләр. Алар Нурлат шәһәренең тулы тарихы турында сөйләп кенә калмыйча, әлеге чорга караган уникаль һәм оригиналь экспонатлар белән дә таныштырачаклар. Тарих дөньясына кереп, элеккеге шәһәрне искә төшерү көн дәвамында мөмкин булачак, диләр музей хезмәткәрләре, дип яза “Дуслык” басмасы.