news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәр көненә багышлап, “Казан турында риваять” пластилинлы мультфильм чыкты

Мультфильм “Бертуган Васильевлар остаханәсе” иҗат үзәге җитәкчелегендә эшләнгән.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Студентлар мәгариф форумы беренче сменасында катнашучылар Шәһәр көненә багышлап, “Казан турында риваять” пластилинлы мультфильм ясаган. Анимация YouTub каналында тәкъдим ителгән.

Мультфильм “Бертуган Васильевлар остаханәсе” иҗат үзәге җитәкчелегендә эшләнгән. Биредә 30дан артык студент катнашкан. Яшьләр үзләре персонажларны пластилиннан әвәләп ясаган һәм stop motion техниасында анимация эшләнгән.

Фонны Казан рәссамы Лариса Рябинина эшләгән. Проект авторы Наталья Итрын, идея исә “Бертуган Васильевлар остаханәсе”неке.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot